Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Моны белеп тору зарур

*Сакланган - откан Янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында Татарстанда ел саен янгыннарның һәр бишенчесе мич җиһазларыннан дөрес файдаланмау, яисә аларны урнаштырганда тиешле таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсендә чыга һәм бик күпләрнең имгәнүенә, кемнәрнеңдер хәтта гомере фаҗига-ле төстә өзелүгә сәбәп була.

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Көзге-кышкы салкын чорларда мичкә бәйле рәвештә авыр хәлләр килеп чыкмасын өчен аерым бер саклык чаралары күрергә кирәк: ягу сезоны башланганчы ук мичләрнең, төтен чыгу юлларының төзеклеген тикшерегез, корымнан чистартыгыз, төтен каналлары уза торган торба һәм өске мич стеналарын акшарлап куегыз; мичне чистарту, ремонтлау эшләрен мич эшен яхшы белүче оста башкарырга тиеш; чардактан, яисә этажлар арасыннан уза торган мич торбалары, кимендә,
25 сантиметрлы кирпеч белән салынган, өстәвенә асбест белән чолгап алынган булырга тиеш; мич агач стеналарга, корылмаларга терәлеп торырга тиеш түгел; һәрбер мичнең үз аерым нигезе булырга тиеш; төтен юллары өчен керамик, асбестцементлы һәм металл торбалар кулланылырга тиеш түгел, шулай ук балчык белән сыланган агач-чыбыктан үрелгән мичләрдән файдалану да тыела - болар өчен махсус чыныктырылган кирпечләр бар; мичнең ишеге дә, шудырмалары да төзек,
ә мич алдындагы агач идәнгә 50х70 сантиметрлы калай кадакланган булырга тиеш; кыш көннәрендә мич артык кызып китмәсен өчен аны сәгать ярымнан да артык яндырмаска, бүлеп, көнгә 2 - 3 тапкыр ягарга киңәш ителә; йорт җиһазлары, пәрдә ише тиз кабынып китүчән нәрсәләр янып торган мичтән, ким дигәндә, ярты метр читтә булырга тиеш; мич астында йомычка, пычкы кибәге, мич өстендә утын, кер һәм башка нәрсәләр киптерергә ярамый; сүнеп бетмәгән күмер, шлак, көлне корылмаларга якын урында бушатып калдырырга ярамый; кич белән мичне йокларга ике сәгать алдан томалап куярга кирәк.
Янып торган мичләрне караучысыз, яисә аны кечкенә балаларга ышанып калдыру тыела. Мич кабызып җибәрү өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы яки шуның ише тиз кабынып китә торган башка сыекчалар кулланырга ярамый. Мичнең үлчәменнән зуррак булган утын пүләннәрен ягу да бәла китереп чыгарырга мөмкин. Җилләткечләрне яки газ каналларын төтен юлы сыйфатында куллану тыела.
Саклык чараларын күрү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә иминлек нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса