Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Мөмкинлекләрнең чиге юк

Әлеге чараның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларны актив иҗатка җәлеп итү һәм шәһәр халкын яшь талантлар белән таныштыру.

5 декабрь көнне «Уңайлы мохит» федераль партия проекты һәм Халыкара инвалидлар көне (декадасы) кысаларында, Техника йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Изге җыр белән бер-беребезне җылытырбыз» дигән сәнгать иҗаты фестивале узды. 
Әлеге чараның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларны актив иҗатка җәлеп итү һәм шәһәр халкын яшь талантлар белән таныштыру.
Бәйрәм кунакларын федераль партия проекты координаторы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Ризванова сәламләде:
– Бүген көчле һәм максатчан кешеләр көне. Күңелегездә йөркән һәрбер теләгегезнең, үз алдыгызга куйган максатларның тормышка ашуын, күңелле мизгелләр, уңышлар телим, – дип билгеләп үтте җитәкче.
Сәламәтлекләрендә үзенчәлекләр булган талантлы балаларның чыгышлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Балалар үзләренең нәрсәләргә сәләтле булуларын күрсәттеләр, тамашачыларны максатчанлык һәм зур аудитория алдында югалып калмаулары белән сокландырдылар. Яшь җырчы һәм җыр конкурслары лауреаты Әминә Хәсәнова башкаруында «Әни» җырын шәһәр халкы дулкынланып һәм күз яшьләре белән тыңлады.
Юлия Ишкованың татар телендә әкият персонажы катнашында башкарылган «Шүрәле» җыры дә көтелмәгән бүләк иде. Ә Ләйсән Зарипова катнашында «Шаример» студиясенең көнчыгыш биюе бәйрәмнең иң матур мизгелләреннән берсе булды.
Фестиваль финалында коляскалы инвалид Алинә Хәсәнова һәм җырчы Александр Головин бу фестивальгә махсус язылган "Барысы да булсын!" җырын башкардылар.
Программаның һәр катнашучысы спонсорлардан бүләк алды.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Оксана Гайсина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса