Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Мөмкинлекләре чиксез аларның...

5 декабрь көнне А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең "Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт" ("Вера. Надежда. Любовь") дигән традицион иҗат фестивале булып узды. Һәрбер чыгыш ясаучыны тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатып калды. Чөнки биредә иҗат уты белән янып, сәхнәгә чыгучыларга һәрбер адымның нинди...

5 декабрь көнне А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең "Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт" ("Вера. Надежда. Любовь") дигән традицион иҗат фестивале булып узды.

Һәрбер чыгыш ясаучыны тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатып калды. Чөнки биредә иҗат уты белән янып, сәхнәгә чыгучыларга һәрбер адымның нинди авырлыклар белән бирелгәнен алар бик яхшы аңлый иде. Кемнеңдер чыгышы искиткеч яхшы дип бәяләнде, кемнәрдер дулкынланды. Ничек кенә булмасын, һәркем чын күңелдән җырлады, сөйләде.

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгеннән фестивальдә өч кеше катнашты. Алинә Гыйләҗева татар телендә "Чын дустым" җырын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Юрий һәм Вероника Карповлар, оялу һәм кыенсынуны җиңеп, беренче тапкыр сәхнәгә чыктылар. Алар "Сделай доброе дело" дигән җыр башкардылар. Бу җыр, фестивальнең девизы да иде.

Театр фойесында хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова җитәкчелегендә үзәктә дәваланучылар кулы белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылган иде, берәүне дә битараф калдырмады.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр бу фестивальдә чынлыкта алар өчен бернинди чикләүләр дә киртә булып тора алмавын дәлилләделәр. Бигрәк тә - иҗатта. Иң мөһиме - илһамланып яшә.

Фестиваль тәмам. Анда катнашучыларның һәммәсенә дә дипломнар тапшырылды.

Ирина ВДОВИНА,

социаль педагог.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X