Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итик!
Бөгелмәдә аз тәэмин ителгән һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук инвалид балалар булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе дәвам итә. Быел мәктәп укучыларына барлыгы 1 384 770 сумлык хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. 2005 елдан башлап, традицион рәвештә әлеге акцияне Республика хәйрия эшчәнлеге советы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге оештыра.
Бөгелмә районында акция депутатлар, предприятиеләр һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, шулай ук мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау учреңдениеләре һәм җирле халык ярдәме белән үтә.
Бу уку елында 1320 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, шуларның 38е – аз тәэмин ителгән, 6сы – биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә торган ишле гаиләдән, 10сы – тотрыклы-имин булмаган, 5есе асрамага алынган яки опекуннар гаиләсендә тәрбияләнә. Мәгариф идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, быел беренче сыйныфка баручы балалар өчен – 65, 2 –11нче сыйныфларда укучылар тәрбияләнә торган 229 гаилә хәйрия ярдәме алган инде.
Акция кысаларында төрледән-төрле чаралар оештырылып тора һәм ул чаралар даими төстә “Бөгелмә авазы”, “Бугульминская газета”ларда яктыртылалар, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы сайтына урнаштырылып та баралар. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясендә актив катнашуны сорап, хатлар юллана. Моннан тыш җәмәгатьчелек белән “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, ата-аналар комитетлары һәм гомумбелем бирү учреждениеләренең попечительләр советлары утырышлары оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, быел акция 2019 елның 31 маенда Бөгелмәдә – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән вакытта старт бирелде. Бу вакытта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бергәләп, алар аз тәэмин ителгән 20 гаиләгә барлыгы 60 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар. Беренче сыйныфка баручыларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яракларын шәһәр предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә дә тапшырдылар. Мохтаҗ гаиләләргә хәйрия ярдәмен педагогик коллективлар һәм Бөгелмәнең хатын-кызлар советы да күрсәтте.
Моннан тыш, 2 сентябрьдә мәктәпләрдә узачак тантаналы линейкаларда Бөгелмә муниципаль район башлыгы балаларга барлыгы 624 960 сумлык “Беренче сыйныф укучысына бүләк” тупланмалары да тапшырачак.
Рәзилә ШАКИРОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа