Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит

Яңа уку елы башланыр алдыннан, республика күләмендә уздырыла торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында, аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук инвалид бала булган гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары әзерләп бирүдә катнашуны бик күпләр инде үзләренең намус эше дип саный.

Быел да әлеге игелекле эш шәһәр һәм районыбызда киң колач белән алып барылды. Мисал өчен, “Радуга” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегендә шәһәребезнең күп кенә оешма-предприятиеләре әзерләгән кирәк-яракларны тапшыруны, балалар һәм ата-аналар катнашында, бик тантаналы, матур итеп оештырганннар. Бу хакта безгә социаль педагог Ольга Лукашова хәбәр итте.

***

Шәһәребезнең Үзәк мәчете дә әлеге хәйрия акциясендә ел саен актив катнаша. Бу эшне биредә җәй башында ук башлап җибәргәннәр, изге Гает көннәрендә дистәләгән балага уку әсбаплары – канцелярия товарлары биреп куелган иде инде. Бу юлы да Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов егермеләп балага шундый ук мәктәп кирәк-яраклары тупланмаларыннан торган бүләкләр тапшырды. Кунаклар – күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ул көнне махсус әзерләнгән төшке аш мәҗлесендә тәмле ризыклар ашап та хушландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса