Мәк саламы бөгелмәлене төрмәгә илткән
5 грамм мәк саламы экстракты өчен Бөгелмәлене 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бөгелмә суды үзе өчен наркотик әзерләгән 40 яшьлек бөгелмәлене 3 ел 10 көнгә гомуми режимлы колониягә озаткан, дип хәбәр итә ТР прокуратура матбугат хезмәте. Агымдагы елдың 20 маенда, элек тә ирегеннән мәхрүм ителгән бөгелмәле, өендә 5,3 грамм авырлыктагы...
5 грамм мәк саламы экстракты өчен Бөгелмәлене 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Бөгелмә суды үзе өчен наркотик әзерләгән 40 яшьлек бөгелмәлене 3 ел 10 көнгә гомуми режимлы колониягә озаткан, дип хәбәр итә ТР прокуратура матбугат хезмәте.
Агымдагы елдың 20 маенда, элек тә ирегеннән мәхрүм ителгән бөгелмәле, өендә 5,3 грамм авырлыктагы мәк саламы экстракты әзерли. Кич наркотик матдәне полиция хезмәткәрләре табып ала. Бөгелмәле гаебен таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа