Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Мин бәхетле

Табигать - ул безне биләп алган һәр нәрсәдә. Туганнан ук без аны күреп үсәбез. Ул барыбызны да үзенең илһамландыргыч, сихерләгеч матурлыгы белән сөендерә. Кыш көне урамга чыккач, минем кар белән уйныйсым, кар фәрештәләре ясыйсым килә башлый. Ап-ак кар мине кышкы уеннар дөньясына чакыра. Карның ап-ак булып калуына мин дә өлеш...

Табигать - ул безне биләп алган һәр нәрсәдә. Туганнан ук без аны күреп үсәбез. Ул барыбызны да үзенең илһамландыргыч, сихерләгеч матурлыгы белән сөендерә.

Кыш көне урамга чыккач, минем кар белән уйныйсым, кар фәрештәләре ясыйсым килә башлый. Ап-ак кар мине кышкы уеннар дөньясына чакыра.

Карның ап-ак булып калуына мин дә өлеш керттем дип уйлыйм. Мин чүп ташламыйм. Азык калдыклары, кәнфит кәгазьләре аунап яткан карда кемнең уйныйсы килсен?!

Ак карлы кыштан соң яз җитә. Кар эри, бөҗәкләр уяна, үләннәр шытып чыга. Мине бу бик сөендерә. Ләкин аяк астында кар астыннан чыккан шул ризык калдыклары, чүп-чарлар аунап ятуы бер дэ сөендерми. Шуңа күрә без әлеге чүпләрне җыяр өчен, сыйныфташлар һәм әти-әниләребез белән бергәләп, шимбә өмәсенә җыелабыз. Бу безне генә түгел, ә үсемлекләрне дә, бөҗәкләрне дә сөендерәдер дип уйлыйм.

Табигатьнең кешеләрне матурлык белән сөендерүгә юнәлтелгән төп планнарының берсенең үтәлешенә үз өлешемне кертә алуыма бик шатмын! Бу бәхет түгелмени?

Мансур КОЧЕТОВ,

Бөгелмә шәһәре, 6 нчы мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса