Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Милли мохит: балык шулпасы да файда итә

Төркиянең Алания ярларын юып торган Ак диңгезнең йомшак дулкыннарыңда тирбәлеп кайтуга әллә ни озак вакыт та узмады, Әлмәт районының Салкын Алан авылына сәфәр кылдым. Чын мәгънәсендә, җылы Аланиядән Салкын Аланга булды бу юлым. Мөселман календаре буенча рабигыль әүвәл аенда (аны пәйгамбәребез туган хөрмәткә Мәүлит ае дип тә йөртәләр) анда бик...

Төркиянең Алания ярларын юып торган Ак диңгезнең йомшак дулкыннарыңда тирбәлеп кайтуга әллә ни озак вакыт та узмады, Әлмәт районының Салкын Алан авылына сәфәр кылдым. Чын мәгънәсендә, җылы Аланиядән Салкын Аланга булды бу юлым.

Мөселман календаре буенча рабигыль әүвәл аенда (аны пәйгамбәребез туган хөрмәткә Мәүлит ае дип тә йөртәләр) анда бик күркәм чара уздырдылар. Милли ризыклар, милли киемнәр бәйгеләре, мөнәҗәтләр әйтү дисеңме, 500 метр арага йөгереп узышу, сөңге ыргыту ярышлары оештырылган иде анда. Аларда катнашкан милләттәшләребезгә бүләкләр дә тапшырылды, бер генә кеше дә мәхрүм калмады. Ә менә Сарман районы Әнәк авылыннан Рәзинә Әхтәмова, Минзәлә районы Бикбау авылыннан Хөррия Билалова, Зәйдән Гөлчирә Нуруллина, Салкын Аланның үзеннән Кәрия Вәлиева белән Әсхия Аллаяровалар төп призларга лаек булдылар.

Авыл тормышын һәм милли мохитне җанландыру өчен менә дигән чара булды ул көнне! Хәтта шунда пешерелгән балык шулпасының да тәме үзгә бер тәмле иде. Ризыклар белән сыйлану да, ничектер, милләттәшләр арасында рухи бердәмлекне көчәйтте, дуслык-татулыкны ныгыта төшүгә хезмәт итте кебек.

Бәйрәмдә Казаннан Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, күрше-тирә районнардан мәртәбәле кунаклар катнашты.

Бәйрәмне оештыручы төп хуҗа Илдус хәзрәткә һәр тарафтан бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Автор фотолары.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса