Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Мөфти «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсенә каршы

Камил хәзрәт Самигуллин искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Конституциясенә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен кертүгә каршы булуын белдерде. Рус теле «тигез хокуклы халыклар берлегенә керүче дәүләт барлыкка китерүче халык теле буларак» бирелгән Россия дәүләт теле турындагы нигезләмәдә әлеге төшенчә бар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Мин Конституциядә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен бер милләткә карата куллануың уңай перспективаларын күрмим», — ди Камил хәзрәт һәм мондый адымның «төзәлмәслек нәтиҗәләргә» китерергә мөмкин булуын өстәп әйтә.

Ул рус халкының илдә иң күп санлы халык буларак титуллы милләт булуын кире какмый. Әмма, мөфти искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләр Дәүләт Думасына бирелүе хәбәр ителде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса