Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Медицина битлеген куллануга таләпләр

Бу вируслы инфекцияләр эпидемиясе чорында бигрәк тә актуаль.

Табиблар бер тапкыр куллана торган масканың ничә сәгать дәвамында файдалы булуын сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Вируслы инфекцияләр эпидемиясе вакытында бер тапкыр куллана торган битлекләрне авырып китүдән курыкканнар түгел, ә авырган кешеләр кияргә тиеш. Битлек максималь дәрәҗәдә сакласын өчен үз размерыңны, бит зурлыгына туры килгәнен сайларга кирәк. Бер битлекне 4-6 сәгать киеп йөрергә була, соңыннан ул файдасын югалта.

Әле авырмаган һәм вирус йоктырудан курыккан кешеләр өчен иң яхшы саклану чарасы — кулларны сабынлап юу. Моны көненә берничә тапкыр эшләргә кирәк, бигрәк тә кеше күп җыела торган урыннарда булганнан соң.

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-01-2020/meditsina-bitlegen-nich-s-gat-kiep-y-rerg-bula-5719089

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса