Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бал төрле була

Быел, яз иртә һәм эссе килү сәбәпле, Бөгелмә районы территориясендәге үсемлекләр, уңай шартлардан файдаланып, рәхәтләнеп чәчәк аттылар, ки-рәкле матдәләрне вакытыннан алда - җәйнең башында ук туплый алдылар, шуның нәтиҗәсендә, бал аертулар да гадәттәге вакыттан алдарак башланды.

Евгений ПЕТРЯКОВ,
умартачылык буенча
Бөгелмә районы дәүләт инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Хәзер күрше-тирә төбәкләрдән килеп тә бал сатучылар бик күп. Алар продукцияләрен Бөгелмәдәге бәя-ләргә караганда арзангарак та саталар. Тик андыйларга ышанып бал алганчы, башта уйлап карарга киңәш итәр идем: ни өчен алар үз балларын үзләрендә сата алмыйлар да, ни өчен 200-300 километр ара узып килеп, аны арзангарак сатарга мәҗбүр булалар икән?

Балның сыйфатын бик яхшы аңлаучы һәм белүче кеше буларак, мин сезгә аны таныш умартачыларыгыздан, яисә базарда бал сатар өчен махсус билгеләнгән урында сатучылардан гына алырга киңәш итәр идем. Сатучылардан умарталыкның ветеринария паспортын, белешмә (терлекчелек продукциясен сатарга ризалык бирү турында 2 нче номерлы форма) һәм шулай ук лаборатория тарафыннан бирелгән, дымлылык дәрәҗәсе күрсәтелгән рөхсәт язуын сорарга да онытмагыз.

Шунысын да белеп торсагыз яхшы булыр: быел Бөгелмә товар җи-тештерүчеләре, "Рассвет", "Нектар" авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре базарда үз сәүдә нокталарын булдырдылар. Биредә пенсионерлар, хез-мәт ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар аерым ташламалардан файдалана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бал