Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Май бәйрәме көннәрендә Бөгелмәдә машина белән чыгасы булсагыз, бу мәгълүматны белеп торуыгыз кирәк

Хөрмәтле бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары игътибарына! "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә шәһәрдә узачак күмәк чаралар вакытында кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенең вакытлыча чикләнәчәге турында хәбәр итә. 1) 2 - 8 майда М. Җәлил урамының Гафиятуллин урамыннан Тукай урамына кадәрге өлешендә; 2)...

Хөрмәтле бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары игътибарына!

"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә шәһәрдә узачак күмәк чаралар вакытында кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтенең вакытлыча чикләнәчәге турында хәбәр итә.

1) 2 - 8 майда М. Җәлил урамының Гафиятуллин урамыннан Тукай урамына кадәрге өлешендә;

2) 8 майда җиңел атлетика марафоны вакытында сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр:

- Ленин урамының 14 Шәһит урамыннан Кызыл Армиячеләр урамына кадәрге өлешендә;

- Кызыл Армиячеләр урамының Ленин урамыннан Гафиятуллин урамына кадәрге өлешендә;

- Гафиятуллин урамының Кызыл Армиячеләр урамыннан 14 Шәһит урамына кадәрге өлешендә;

- Калинин урамының Ленин урамыннан Гафиятуллин урамына кадәрге өлешендә;

- М. Җәлил урамының Гафиятуллин урамыннан Ленин урамына кадәрге өлешендә.

3) 9 майда иртәнге сәгать 7дән Гафиятуллин урамының Октябрь урамыннан Шашин урамына кадәрге өлеше һәм М. Җәлил урамының Ворошилов урамыннан Тукай урамына кадәрге өлешендә дә хәрәкәт туктатылачак.

Май бәйрәме көннәрендә машина белән чыгасы булсагыз, бу мәгълүматны белеп торуыгыз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса