Матур сөйләшәбезме? Дөрес сөйләшәбезме?
"Сүз - күңел көзгесе", "Белгәнеңне сөйләмә, ни сөйләгәнеңне бел", - ди халык. Чынлап та, дөньяда иң элек сүз булган диләр бит. Шулай булгач, сүздән дә көчле нәрсә юктыр ул. Таныштыра, кавыштыра, талаштыра, йә бәхетле, йә бәхетсез итәргә сәләтле кешене бер сүз. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисләрне матур итеп әйтә белүчене сүз...
Элек мәктәпләрдә матур язу дәресләре бар иде. Матур язу кагыйдәләрен сакларга, дөрес сөйләшергә, сәнгатьле укырга мәктәптә тәфсилләп өйрәнгән чаклар сагынып сөйләргә генә калды. Кабаланып-ашыгып алга чаба торган замана безне дә куалый. Ни аяныч, безнең заман - дилетантлар заманы. Бу ил буенча шулай. Җырчылар телебезне ватып-мескенләндереп җырлый башласа, җан әрни. Телевидение дикторлары да (күбесе) - үрнәк булудан ерак. Аларның үзләрен әле өйрәтәсе дә өйрәтәсе дигән тәэсир кала. Телнең тәмен-матурлыгын тоеп, җиренә җиткереп, күңелгә ятышлы итеп сөйли белүчеләр кимегәннән-кими түгелме?
Мәктәпләргә очрашулар-га барган чакта да җан әрнетерлек хәлләргә юлыгасың. Укучыларның кайсысы үз ана телен бөтенләй белми, кайсылары сүз аралаш урысча сүз кыстырып сөйләшә. Төрле диалект вәкилләре үз сөйләм-диалектларын гына дөрес дип белә. Гамәлдәге алфавитта өч авазга билге булмау аркасында килеп туган кимчелекләр дә күп. Өстәвенә, сүз басымнарын дөрес куя белмәү, орфоэпия кагыйдәләренә буйсынмау фикер буталчыклары китереп чыгара. Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләр дә шактый күп бездә. Ә бу телләрнең һәркайсысының үз кагыйдәләре бар. Шул кагыйдәләрдән читләшү, аларны белмәү дә төгәл-сезлекләргә юл ача. Европада, урыс телләре аша кергән сүзләрне мәгънә буенча тәрҗемә итмичә, калькалаштыру белән генә мавыгу да телебезне нык чуарлады. Төрле сәбәпләр аркасында кешенең дикциясендә (дикция ул - авазларны, иҗекләрне, сүзләрне дөрес, ачык, аңлаешлы әйтү) әдәби нормадан тайпылышлар очрый. Ә бу кимчелекләр телне баетмый, ярлыландыра. Телебезнең шулай гарипләнүе өчен кем гаепле соң?
Ата-аналар да, тәрбиячеләр, укытучылар да, тел галимнәре дә, вакытлы матбугат, телевидение, радио да гаепледер моңа. Хөрмәтле әти-әниләребезнең күбесе урысчаны үзе ярты-йорты гына белсә дә, баласы белән урысча гына сөйләшергә тырыша. Әгәр милләтеңне милләт иткән газиз туган телеңне камил белмисең, белергә омтылмыйсың икән, милләтеңнең юкка чыгу ихтималы да арта. Сүз хикмәтен белмәгәннең михнәте күп аның.
Халкыбызда, укучыларыбызда образлы сүзгә мәхәббәт уяту, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү, әдәби сөйләм кагыйдәләренә төшендерү бик мөһим дип исәплибез без. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе бер фән.
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа