Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Машина сатам дип, акчасыз калган

Гыйнвар уртасында Бөгелмәнең 66 яшьлек пенсионер ханым машина сату турында интернет челтәрендә белдерү бирә. Аңа бер ир кеше шылтырата һәм ул машинаны сатып алырга әзер икәнлеген әйтә. Акча түләү өчен ханымнан банк картасының реквизитларын сорый. Ә беркадәр вакыттан соң, пенсионер ханым машина акчасы килү түгел, ә картасында моңа кадәр булган...

Гыйнвар уртасында Бөгелмәнең 66 яшьлек пенсионер ханым машина сату турында интернет челтәрендә белдерү бирә. Аңа бер ир кеше шылтырата һәм ул машинаны сатып алырга әзер икәнлеген әйтә. Акча түләү өчен ханымнан банк картасының реквизитларын сорый. Ә беркадәр вакыттан соң, пенсионер ханым машина акчасы килү түгел, ә картасында моңа кадәр булган 170 мең сумыннан колак какканын белә.

Болар хакында ул 16 гыйнвар көнне полицйскийларга сөйли.

Әлеге факт буенча "Урлашу" маддәсенә нигезләнгән җинаять эше ачыла. Хәзергә шылтыратучының Башкортстанда теркәлгән телефон номерыннан элемтәгә кергәнлеге генә билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса