Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Максим Топилин: Балалар өчен яңа пособие акчаларын куллануда чикләүләр булмаска тиеш

Әлеге акчаларны илдә даими яшәүче РФ гражданнарының алырга хакы бар. (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Гаиләләр беренче яки икенче балалары тугач алачак яңа пособие акчаларын бернинди чикләүләрсез куллана алачак. Ата-аналарның конституцион хокуклары кысылмаска тиеш, дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Федерация Советының социаль сәясәт комитеты утырышында. Бу хакта...

Әлеге акчаларны илдә даими яшәүче РФ гражданнарының алырга хакы бар.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Гаиләләр беренче яки икенче балалары тугач алачак яңа пособие акчаларын бернинди чикләүләрсез куллана алачак. Ата-аналарның конституцион хокуклары кысылмаска тиеш, дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Федерация Советының социаль сәясәт комитеты утырышында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Комитет рәисе, сенатор Валерий Рязанский сүзләренчә, Федерация Советы беренче һәм икенче балага түләнә торган яңа пособие акчаларын исерткеч эчемлекләр, тәмәке һ.б. шуның ише товарларга сарыф итәргә ярамый дип саный. Шунлыктан чикләү чаралары күрергә кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин гаиләләргә, беренче яки икенче балалары тугач, айлык пособие түләргә тәкъдим иткән иде. Әлеге акчаларны илдә даими яшәүче РФ гражданнарының алырга хакы бар. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки икенче балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Шул ук вакытта, гаиләнең кереме билгеле бер төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга артырга тиеш түгел.

Икенче балалары туган гаиләләргә пособияләр ана капиталы хисабыннан түләнәчәк. Аның күләме ай саен бу түләү күләменә кимеп барачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/25/154958/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса