Әлмәттән Аделина Гарифуллина, бәйрәм торты рецептын тәкьдим итә
"Бәйрәм торты" Ингредиентлар: Камыр өчен: 7 йомырка, 250 г шикәр комы, 400 г он,1 чәй калагы камыр күперткече Крем өчен: 150г сөт өсте 400г эремчекле сыр 150г шикәр оны Башта савытта йомырка белән шикәр комын бутыйбыз, шуңа он,1 чәй калагы камыр күперткече кушып, камыр ясыйбыз.180 градуслы мичкә пешерергә куябыз. Пешкән...
"Бәйрәм торты"
Ингредиентлар:
Камыр өчен: 7 йомырка, 250 г шикәр комы, 400 г он,1 чәй калагы камыр күперткече
Крем өчен:
150г сөт өсте
400г эремчекле сыр
150г шикәр оны
Башта савытта йомырка белән шикәр комын бутыйбыз, шуңа он,1 чәй калагы камыр күперткече кушып, камыр ясыйбыз.180 градуслы мичкә пешерергә куябыз. Пешкән камырны өч өлешкә бүләбез.
Һәр катына крем ягып, тортны җыябыз, бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia