Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Линар Закиров Бөгелмәдә һава десантлары гаскәрләре командиры Маргеловка һәйкәл ачты

Бөгелмәнең геройлар аллеясында һава десантлары гаскәрләренең танылган командиры һәм Советлар Союзы Герое Василий Маргеловка бюст ачылды. 

Тантаналы чара һава десантлары гаскәрләренең 88 еллыгын бәйрәм иткән көндә - Бөгелмәнең Геройлар аллеясында үтте. Һәйкәлне ачуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. 
- Бүген Һава десантлары гаскәрләре оешуга 88 ел, без легендар десантчыга, Бөек Ватан сугышы герое, гаскәрне булдыручы һәм беренче командир Василий Филиппович Маргеловка дан җырлыйбыз. Ул безнең ил оборонасы үсешенә зур өлеш керткән кеше. Һава десантлары гаскәрләре ветераннарына, барлык сугышчы-десантчыларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм барлык башлангычларда уңышлар, тыныч тормыш телим, - диде Линар Закиров. 
    Бюстны торгызу идеясе белән “Союз десантников” регионара җәмәгать оешмасының җирле бүлеге чыккан. Оешма Бөгелмәдә 2011 елдан бирле эшли. Бүлекнең шәхси составында 60лап кеше. Эшчәнлекнең төп юнәлеше – яшьләргә хәрби-патриотик, әхлакый, физик тәрбия бирү, аларны Россия федерациясе хәрби хезмәтенә әзерләүдә ярдәм итү, һава десантлары гаскәрләренең ветераннарына социаль, хокукый ярдәм күрсәтү, хәрби-кулланма спорт төрләрен, волонтерлыкны үстерү һәм пропагандалау. 
     Василий Маргелов – Советлар Союзы Герое һәм армия генералы, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Җиңү Парады катнашучысы. 1954–1959 һәм 1961–1979 елларда һава десантлары гаскәрләре белән җитәкчелек итә. Аның әлеге гаскәрләрне формалаштырудагы роле бихисап зур.

bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса