Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Әлфия Авзалова Актаныш музеена үзе биргән экспонатларга башка музейлар кызыга

Әлфия Авзалованың дәүләт бүләкләре, документлары, егермегә якын концерт костюмы - барлыгы 120 берәмлек экспонат Актаныш дәүләт музеенда саклана. (Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова үз куллары белән Актаныштагы Туган якны өйрәнү дәүләт музеена тапшырган документларына башка музейлар да кызыга башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Актаныш...

Әлфия Авзалованың дәүләт бүләкләре, документлары, егермегә якын концерт костюмы - барлыгы 120 берәмлек экспонат Актаныш дәүләт музеенда саклана.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова үз куллары белән Актаныштагы Туган якны өйрәнү дәүләт музеена тапшырган документларына башка музейлар да кызыга башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Актаныш музее директоры Мирсил Әһлетдинов әйтте.

Билгеле булганча, Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Әлфия Авзалованың бөтен дәүләт бүләкләре, документлары, егермегә якын концерт костюмы - барлыгы 120 берәмлек экспонат Актаныштагы Туган якны өйрәнү дәүләт музеенда саклана.

"Аларны безгә исән чагында - 2005 елларда ук Әлфия Авзалова үзе тапшырып калдырды. Хәзер шуны бездән алу буенча эш алып баралар, Әлфия апа вафат булгач исләренә төште. Әмма безнең аларны беркемгә дә бирәсебез килми, - диде Мирсил Әһлетдинов. - Аны бит Әлфия апа үз күңеле кушканга, үз туган ягы музее дип үз куллары белән тапшырган бит инде. Шул тапшырган чактагы фоторәсемнәре бар".

Актаныштагы Туган якны өйрәнү музее район үзәгендә өч катлы бинада урнашкан. Музей фонды - 16 мең экспонат. Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музей-йорты - Актаныш музееның филиалы булып тора.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/24/156701/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса