Лениногорск районында “COVID-19” белән зарарлануның тагын бер очрагы расланды
Статистикада узган тәүлек эчендә Бөгелмәдә яшәүчеләр арасында чир теркәлмәгән.
Татарстанда тәүлек эчендә “COVID-19” белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган, барысы да – контактлар нәтиҗәсе. Шуларның 9ы хастаханәгә салынган, 21е өйдә дәвалана.
30 яшьтән 50 яшькә кадәр булганнар арасында авыручылар – иң күбе; балигъ булмаган баланың чир йоктыру очрагы да бар.
Иң күп зарарланучылар – Казанда, 19 очрак. Югары Ослан районында – өч авыру; Түбән Кама районында – ике очрак; Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Нурлат, Питрәч районнарында берәр авыру теркәлгән.
3 августка Татарстанда 5 694 “COVID-19” очрагы теркәлгән.
4 565 кеше, шул исәптән 4се узган тәүлектә терелеп җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа