Ленинград блокадасы турында
Бөгелмә мәктәпләрендә һәм уку йортларында белем алучылар, өлкән буын вәкилләре 872 көн һәм төн дәвам иткән чолганыш вакытында гомерләре киселгән ленинградлыларны искә алу көннәрен үткәрделәр. 10 гыйнвардан башлап, 23енә кадәр"Җиңү волонтёрлары" хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге активистлары, Татарстанда бердәм гамәлләр көне акциясе кысаларында, "Ленинград блокадасы" дигән каһарманлык дәресләре уздырдылар. Әлеге хәтер дәресләрендә...
Бөгелмә мәктәпләрендә һәм уку йортларында белем алучылар, өлкән буын вәкилләре 872 көн һәм төн дәвам иткән чолганыш вакытында гомерләре киселгән ленинградлыларны искә алу көннәрен үткәрделәр.
10 гыйнвардан башлап, 23енә кадәр"Җиңү волонтёрлары" хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге активистлары, Татарстанда бердәм гамәлләр көне акциясе кысаларында, "Ленинград блокадасы" дигән каһарманлык дәресләре уздырдылар. Әлеге хәтер дәресләрендә барлыгы 423 кеше катнашты. Болар: 2нче лицей, 11, 12, 13нче мәктәпләр, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат, Бөгелмә кадетлар интернат-мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы өлкән яшьтәге кешеләр.
Чараның төп максаты - Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе - Ленинград блокадасы чорына игътибарны юнәлтү, мәктәп укучылары күңелендә авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белү хисләре уяту.
Кыскача белешмә: Нева елгасы ярында урнашкан шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 28 гыйнварына кадәр чолганышта була. Шушы тулар-тулмас өч ел вакыт эчендә якынча исәпләүләр буенча 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кешенең гомере өзелгән дип санала. Аларның нибары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытларында һәлак булган, калганнары ачка интегеп үлгәннәр.
Хәтер һәм каһарманлык дәресләре вакытында мәктәп укучыларына сугыш елларындагы авырлыклар, Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, "Яшәү юлы" һәм башкалар турында сөйләделәр. Өлкән буын кешеләре өчен исә бу мәгълүматлар, чын мәгънәсендә, хәтер яңарту булып торды.
"Блокадный Ленинград", "Блокадный хлеб", "Музей кошек" дигән документаль хроникаларны караганда, өлкәннәрнең дә, балаларның да күзләренә мөлдерәп яшь тыгылды. Әйе, берәү дә битараф кала алырлык хәлләр түгел шул...
Очрашулар, ул коточкыч айлар-еллар вакыйгаларының корбаннарын искә алып, алар хөрмәтенә бер минут тынлык белән белән төгәлләнде.
Наталья КУЛАГИНА,
Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.
Полина Кулагина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа