Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!
23 мартка кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең беренче этабы узачак. Әлеге акция кысаларында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү фактларын хәбәр итә ала. Шулай ук "ышаныч телефоны" аша наркотикларга бәйлелек булган кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча...
23 мартка кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең беренче этабы узачак.
Әлеге акция кысаларында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү фактларын хәбәр итә ала. Шулай ук "ышаныч телефоны" аша наркотикларга бәйлелек булган кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча сорауларга да мәгълүматлар алырга мөмкин. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак.
Сорау һәм хәбәрләр көн саен тәүлек дәвамындагы режимда 8(843)291-20-02 "Ышаныч телефоны" һәм район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегендә 8(85594) 6-95-02; 02 телефон номеры аша кабул ителә. Анонимлык гарантияләнә, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа