Көзге афәтләр турында
Россия Федерациясендә кабул ителгән Климат доктринасына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы территориясе елның барлык сезоннарында да куркынычлар туу ихтималы зур булган уңайсыз метеорологик шартлар зонасына керә.
И.МӨХӘММӘДИЕВ,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәфсирендә.
Соңгы еллардагы күзәтү нәтиҗәләре көзен-кышын гына түгел, ә җәйләрдә дә "гадәттән тыш хәл"ләр игълан ителү белән сыйфатлана. Хәтта шушы сентябрь аенда гына да, мәсәлән, температура аермасы 50 градуска җитәргә мөмкин (ай башында - плюс 25-31, ай ахырында минус 27 булганы бар); коры елларда урманнарда янгын куркынычы зур булу (октябрь ае буе 4-5 класслы яну куркынычы сакланганы бар), явымның кирәгеннән артык явуы, туфракның суга "батуы", көчле җил-давыл, яшен, куе томан, көчле бозлавык, кар көртләре, бураннар, су өсләренең боз белән каплануы - барысының да көзен күзәтелүе, аерым бер куркыныч тудыруы ихтимал. Шулар нәтиҗәсендә безнең Бөгелмә төбәгенә аеруча яный торган афәтләр дип, түбәндәгеләрне санарга була: атмосфера фронтлары алмашынганда, көчле җил-давыллар, гарасатлар узу; аномаль һава шартлары нәтиҗәсендә корылык дәвам итеп, авыл хуҗалыгы культураларының үсеше тоткарлану; урманнарда ут чыгу куркынычының көз буе саклануы; су чыганакларының саегуы, кибүе, калганнарының пычрануы, чир чыганагына әйләнү ихтималы. Һава шартларына бәйле мондый афәтләргә әзме-күпме дәрәҗәдә әзер булып тору күп бәлаләрдән котылып калырга мөмкинлек бирер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа