Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Кыска метражлы кино көне

21 декабрь - елның кыска көнендә Россиядә дүртенче тапкыр "Кыска метражлы кино көне" дигән Бөтенроссия акциясе узачак. Халыкара Кыска метражлы кино көне Франция кинематография һәм анимация үзәге тәкъдиме белән 2011 елдан билгеләп үтелә башлады. 2014 елда ул, Кинематографистлар Союзы Яшьләр үзәге инициативасы белән, Россиягә дә килеп җитте. Татарстанда әлеге чара...

21 декабрь - елның кыска көнендә Россиядә дүртенче тапкыр "Кыска метражлы кино көне" дигән Бөтенроссия акциясе узачак.

Халыкара Кыска метражлы кино көне Франция кинематография һәм анимация үзәге тәкъдиме белән 2011 елдан билгеләп үтелә башлады. 2014 елда ул, Кинематографистлар Союзы Яшьләр үзәге инициативасы белән, Россиягә дә килеп җитте. Татарстанда әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм "Время кино" дирекциясе ярдәме белән уздырыла.

Быел әлеге чарага беренче тапкыр Бөгелмә дә кушыла. Кино күрсәтүне "Бөгелмә үзәкләштерелгән клублар системасы" муниципаль бюджт учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге оештыра. 19 - 25 декабрьдә коммерцияле булмаган (ягъни түләүсез) чаралар узачак. Безнең шәһәр өчен "Программа по анимации" 6+ форматы сайлап алынды. Болар - вакыт буенча озак дәвам итми торган, ясалган рәсемнәр буенча яшь кинематографистлар төшергән мультфильмнар тупланмасы. Балаларга кабул итү җиңел булсын өчен аларны карагач, фикер алышулар да оештырыла.

Беренче итеп, мультфильмнарны Үзәк балалар китапханәсендә күрсәттек. 25 декабрьдә исә 2 нче лицейның актлар залында һәм үзәк китапханәдә карарга мөмкин булачак.

Эльвира НУРГАЛИЕВА,
күчмә мәдәни үзәк методисты.

Наталья Мәликова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса