Кыш: ак бураннар, салкын җилләр...
Гыйнвар ахырына якынлаша, чиратта - кар-буранлы, салкын февраль... Кешеләр өчен бик үк уңай булмаган һава шартлары турында синоптиклар да әледән-әле хәбәр биреп торалар. Көчле җил, кар дуеннары белән уза торган бураннар да хас бу чорга. Мондый вакытта күз күрү ераклыгы 100 метрга гына да калырга мөмкин. Юлларда кар көртләре, җил...
Гыйнвар ахырына якынлаша, чиратта - кар-буранлы, салкын февраль... Кешеләр өчен бик үк уңай булмаган һава шартлары турында синоптиклар да әледән-әле хәбәр биреп торалар.
Көчле җил, кар дуеннары белән уза торган бураннар да хас бу чорга. Мондый вакытта күз күрү ераклыгы 100 метрга гына да калырга мөмкин. Юлларда кар көртләре, җил шомартканнан хасил булган бозлавык күзәтелә.
Кар-буранлы көннәрдә машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә китеп йөрмәскә киңәш ителә. Юлларда тәртип кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү сорала. "Тиз генә барып кайтам", - дигән сүзне онытып торырга туры килә. Җәяүлеләргә дә икеләтә уяу булырга кирәк. Бигрәк тә - машина юлларын аркылы чыкканда.
Ак буранлы кышкы юлларда һәркемгә дә исән-имин йөрергә насыйп булсын!
Л. ТАБАКОВА,
гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәге Бөгелмә филиалы укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа