Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Күршенең сыеры сөтле, ә безнеке...

Сөт җитештерү күләме буенча Бөгелмә районы республикада 35 урында. Бездән соң Спас,Әлмәт... Кукмара, Әтнәне, Балтачны куып җитеп булмаса да, Бөгелмә хуҗалыклары исемлектән төшеп калырга җыенмый. Өскә күтәрелүнең ышанычлы планын төзелгәннәр. Алга омтылышны матди ярдәм белән куәтләп торалар. Республика крестьян, шәхси һәм зур хуҗалыкларга акчаны җәлләми. Тик әлегә Бөгелмә үз район...

Сөт җитештерү күләме буенча Бөгелмә районы республикада 35 урында. Бездән соң Спас,Әлмәт... Кукмара, Әтнәне, Балтачны куып җитеп булмаса да, Бөгелмә хуҗалыклары исемлектән төшеп калырга җыенмый. Өскә күтәрелүнең ышанычлы планын төзелгәннәр. Алга омтылышны матди ярдәм белән куәтләп торалар. Республика крестьян, шәхси һәм зур хуҗалыкларга акчаны җәлләми. Тик әлегә Бөгелмә үз район халкын да сөт белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмит итә алмый.

Бөгелмә "магнат"ы булмаса да, "Рассвет" җитәкчесе Валерий Токарев бөтен районга үрнәк. Сөт җитештерү күләме буенча аның хуҗалыгы алдынгы. Бу урынны "Рассвет" күптән үзенеке иткән. Өскә күтәрелүнең беренче адымы - сыерларның туклану рационын үзгәртәләр. Аеруча кыш айларында чөгендер балы, силос, түп, һ.б. бирәләр. Мондый "меню"дан соң сыерлар сөтне җәлләмичә бирә. Бер сөтлебикәдән якынча 70 кг сөт савып алалар.

1 мартка алган мәгълүмат буенча

2017 2018

1234 тонна 1237 тонна

Район дилбегәсен беры бер хуҗалык кына тарта алмый. Калганнары әлегә өстерәлеп баралар. Алдынгылар рәтеннән "М.Җәлил исемендәге" эре хуҗалык та төшеп калган. Февраль аенда сөт күләмен әз генә арттырсалар да, 2017 ел күрсәткечләрен узып китә алмыйлар. Ә эш бары эшче куллар җитмәүдә. Я сыер савучы юк, я мал караучы табалмыйлар. Ә бит мөгезле эре терлек саны буенча әлеге хуҗалык өченче урында.

1 мартка алган мәгълүмат буенча

2017 ел 2018ел

"Наратлы" ҖЧҖ 551 баш 551 баш

"Рассвет"ҖЧҖ 175 баш 175 баш

"М.Җәлил исеменәге"ҖЧҖ 270 баш 270 баш

Бөгелмәдә сөт җитештерү "индустрия"сен көүләп җибәрү җиңел эш түгел. Әтнә, Кукмара, Балтач кебек "гигант"ларны безгә куып җитү өчен авыл хуҗалыгының бу тармагында кискен борылыш ясарга кирәк. Омтылышлар юк түгел, алар бар.

Илдар Исмәгыйлов,

Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы

һәм азык-төлек идарәсе начальнигы

айонда сөт җитештерү күләмен артыру өчен авыл хуҗалыгы белгечләре белән бу елга эш планын төзедек.Беренчедән, мөгезле эре терлекнең туклану рационын үзгәртергә кирәк. Икенчедән, мал ризыгын хуҗалыклар анализга тапшырырга тиеш.Без исә инвесторлар эзлибез. Авыл халкын фермерлык эшенә өндибез. Быел, мәсәлән, 18 кеше үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерде."

Эре хуҗалык, крестьян яисә шәхси хуҗалык булсынмы, дәүләт аларны ярдәменнән калдырмый. "Кече фермалар торгызу" программасы нигезендә авыл эшмәкәрләренә акча бүлеп бирелә. Ике сыеры булганнарга мал башын бишкә кадәр арттыру максаты белән 120 мең, 3 сыеры булганнарга - 200мең.

Сөт күләмен киметмәүчеләргә -"премия"! Кызганыч, бу акча гынвар һәм февраль айлары өчен генә бирелгән.

1литр сөт өчен

Республика бюджетыннан Федераль бюджеттан

3 сум 4сум 50 тиен

Сөт җитештерү күләмен артыруны сорыйлар, ә менә сатып алу бәясен күтәрергә уйламыйлар. Бәлки, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең шуңа күрәдер дә куллары "төшә".

Алсу Мөкатдәс.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса