Күрше шәһәрләрдә янәдән зарарлану очраклары ачыкланды: Әлмәттә – 2 һәм Баулыда 1 очрак
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 30 очрагы теркәлгән.
Яңа ачыкланган очраклардан: 6 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 24 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 28.
Алар:
18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 11
50 яшьтән 60 яшькәчә – 7
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4
70 яшьтән 80 яшькәчә – 5
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
Казанда – 15
Яр Чаллыда – 1
Әгерҗе районында – 1
Әлмәттә – 2
Баулыда – 1
Буа районында – 1
Югары Ослан районында – 1
Биектау районында – 1
Чүпрәле районында – 1
Кама Тамагы районында – 1
Нурлатта – 3
Чистайда – 1
Ютазы районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 6133 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 4945 кеше, шул исәптән 16е узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа