Хатын-кызның химчисткага биргән яз-көз кия торган пальтосы ике үлчәмгә кечерәйгән.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында Лениногорскида яшәүче кешенең начар химчистка хезмәтенә шикаятен тикшерәчәкләр. Хатын-кызның химчисткага биргән яз-көз кия торган пальтосы ике үлчәмгә кечерәйгән. Бу хакта Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Химчисткада зыян китерелгән әйберне алыштыру өчен шундый ук әйбер булмау сәбәпле, әйбернең ике бәясен таләп итәргә мөмкин. Товарның бәясен дәлилләүче чек булмаса, экспертиза бюросында уртача бәясен белергә мөмкин",- диелгән хәбәрдә.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/158058/