Күрше районнарда коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланды
Татарстан буенча тәүлек эчендә COVID-19 белән авыручы 54 кеше ачыкланган
Оператив мәгълүматлар буенча, 1 очрак – читтән кертелгән, 53е авырулар арасындагы элемтә нәтиҗәсендә йоктырган. 12 кеше хастаханәгә салынган, 42се өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18–30 яшьлекләр – 11
30–50 яшьлекләр – 18
50–60 яшьлекләр – 14
60–70 яшьлекләр – 9
70–80 яшьлекләр – 2 кеше
Республика шәһәрләре арасында зарарлану саны буенча Казан (35 очрак) һәм Яр Чаллы (10 очрак) алда баралар. Калган районнарда: Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында – берәр очрак.
Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3 665 авыру теркәлгән. 2 748 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35е – узган тәүлектә. 906 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа