Күрше районда бер яңа коронавирус очрагы теркәлде
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 30 очрагы теркәлгән.
Яңа ачыкланган очраклардан: 3 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 27 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 4, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 26.
Алар:
18 яшькәчә – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 5
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 10
60 яшьтән 70 яшькәчә – 1
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче юк.
Казанда – 20
Актанышта – 1
Әлмәттә – 1
Буа районында – 1
Югары Осланда – 1
Биектау районында – 1
Алабугада – 1
Яшел Үзән районында – 1
Лаешта – 2
Нурлатта – 1
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 6018 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 4833 кеше, ә узган тәүлектә 36 кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа