Күрше Әлмәт шәһәрендә “COVID-19”дан пациент вафат булды.
Ул яңа коронавирус чирен күтәрә алмаган 11нче татарстанлы булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча тәүлек эчендә 54 кеше йоктырган. 2 785 кеше, шул исәптән 18е узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Авыручыларның иң күп саны 30дан 50 яшькә кадәрлеләр категориясендә теркәлгән – 18 кеше, 50дән 60 яшькә кадәр – 14 кеше.
Чир йоктыручыларның иң күбе Казанда яшәүчеләр арасында – -19, Яр Чаллыда-10, Яшел Үзән районында – 4, Түбән Кама районында – 3, Әлмәт һәм Әтнә районнарында - 2шәр, тагын 14 районда – берешәр.
Татарстанда 11 нче үлем очрагы теркәлгән.
Әлмәттә Татарстан Республикасында 1976 елда туган кеше вафат булды. 2 июньдә ул Әлмәт филиалы базасында вакытлы йогышлы госпитальгә ике яклы пневмониянең авыр формасы белән хастаханәгә салына. Дәвалауны анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә алган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Шикәр авыруы белән чирләгән.
3 июньдә дәвалау проөессы барышында пациентның йөрәге туктый, 30 минут дәвамында алып барылган реанимация чаралары уңышсыз булып чыга. Бу катлаулы клиник очрак булу сәбәпле, материалны тикшереп, озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк булды. Ачыклануынча, үлем сәбәбе – “CОVID-19” коронавирус йогышы.
Россиядә коронавирусның расланган очраклары 500 000 кешедән артып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа