Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Күрше Әлмәт районында “COVID-19” белән зарарлануның тагын бер очрагы ачыкланган

Безнең табиблар ярдәме белән узган тәүлек эчендә 246 кеше сәламәтләнде.

   ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан буенча Covid-19 коронавирусы белән авыручы 75 яңа кеше ачыкланган. Шуларның 1сечиттән кертелгән, 74еэлемтәләр нәтиҗәсе. 24 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана (аларда – җиңел яки симптомсыз форма).

 

Тәүлек эчендә иң күп чирне Казан халкы йоктырган24 кеше, икенче урында Яр Чаллы23 очрак. Өченче урында Түбән Кама районы анда 7 Covid-19 очрагы ачыкланган.

 

     Татарстанда “COVID-19”дан пациент үлеменең унынчы очрагы теркәлгән.

20 майда Казан шәһәрендә 1963 елда туган кеше вафат була. Температура күтәрелүдән һәм хәлсезлектән зарланып, табибларга мөрәҗәгать итә, аны хастаханәгә салалар. 13 майдан башлап, яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган ул гражданин йогышлы авырулар госпиталенең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалана. Шулай ук көчле миелобластлы лейкоз, авыр дәрәҗә тромбоцитопания, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү авырулары булган. Диагноз экспертиза белән расланган. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Иминлек хакына, саклану чараларын ныклап үтәгез! Өйдән чыкканда медицина битлеген һәм пирчәткәләр киегез. Өйгә кайткач, битегезне һәм кулларыгызны җентекләп юыгыз, антисептик чаралар белән эшкәртегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Сезнең сәламәтлек – сезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса