Күрше Әлмәт районда ике яңа COVID-19 очрагы ачыкланган
Бөгелмә районында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады.
Бүген Татарстанда барлыгы 32 яңа “COVID-19” очрагы теркәлгән.
Инфекция белән авыруның барлык яңа очраклары да контакт нәтиҗәсе булып тора. Авырулар арасыннан 13 кеше хастаханәгә салынган, 19сы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 5
30 яшьтән 50 яшькәчә – 8
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 5
70 яшьтән 80 яшькәчә – 8
80 яшьтән 90 яшькәчә – 1
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 18
Яр Чаллыда – 3
Әлки районында – 1
Әлмәт районында – 2
Югары Ослан районында – 1
Зәй районында -1
Менделеевск районында – 1
Мөслим районында – 1
Түбән Кама районында – 1
Саба районында – 1
Сарман районында – 1
Ютазы районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5 501 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 4 397 кеше, шул исәптән 73е узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа