Күрше Әлмәт һәм Баулы районнарында яңа COVID-19 очрагы ачыкланган
Бөгелмәлеләр арасында авыручылар юк.
Татарстанда узган тәүлектә “Covid-19” коронавирус белән авыручы 36 кеше ачыкланган, шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары – контактлар нәтиҗәсе. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“4 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32е өйдә дәвалана”, – диде Галимова.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 15
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 7
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр – 0
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 21
Яр Чаллыда – 7
Әлмәттә – 1
Баулыда – 1
Биектау районында – 2
Яшел Үзән районында – 1
Кама Тамагы районында – 1
Лаеш районында – 1
Питрәч районында – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 823 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 3 639 кеше, шул исәптән 38е узган тәүлектә терелгән, 1 167 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа