Күрше Лениногорск районында 2 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган.
Бөгелмәлеләр арасында авыручылар юк.
Татарстанда узган тәүлектә “Covid-19” коронавирус белән авыручы 43 кеше ачыкланган, шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары – контактлар нәтиҗәсе. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25е өйдә дәвалана”, – диде Галимова.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 10
50 яшьтән 60 яшькәчә – 9
60 яшьтән 70 яшькәчә – 9
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән 90 яшькәчә – 6
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр – 2.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 19
Яр Чаллыда – 4
Актанышта – 2
Биектауда – 4
Яшел Үзәндә – 4
Кукмарада – 1
Лаешта – 2
Лениногорскида – 2
Түбән Камада – 3
Питрәчтә – 1
Теләчедә – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 001 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 2 835 кеше, шул исәптән 11е узган тәүлектә терелгән, 1 155 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа