Күрше Азнакай районында тагын бер авыру ачыкланган
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 30 кеше ачыкланган, чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 29. Шуларның дүрт хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана, диелә хәбәрдә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 6
30 яшьтән 50 яшькәчә – 7
50 яшьтән 60 яшькәчә – 3
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 15
Яр Чаллыда – 2
Азнакай районында – 1
Апас районында – 2
Арча районында – 1
Югары Ослан районында – 2
Биектау районында – 1
Зәй районында – 1
Яшел Үзән районында – 2
Түбән Кама районында – 1
Яңа Чишмә районында – 1
Нурлатта – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5902 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 4750 кеше терелгән, шул исәптән 7е – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа