Күрше Азнакай районында табиблар тагын бер коронавирус йогышы белән авырган кешене ачыкладылар
Татарстанда табиблар 29 “COVID-19” яңа очрагын раслаган, алар барысы да контактлы, кайтарылганы юк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.
“10 кеше хастаханәгә салынган, 19ы өйдә дәвалана”, – дип аңлаттылар ведомствода.
30 яшьтән 50 яшькә кадәр берьюлы 9 кеше яңа коронавирус йогышы белән авырган, шулай ук 2 бала, 18–30 яшьлек 2 кеше, 50дән 60 яшькә кадәр 8 кеше һәм шуның кадәр үк 60–90 яшьлекләр.
Авыручыларның күбесе Казанда – анда 20 кеше, Чаллыда – ике һәм республиканың тагын җиде районында берәр кеше.
27 августка Татарстанда барлыгы 6 396 “COVID-19” очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә – 5 222 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 15 кеше сәламәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа