Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Күрше Азнакай районда COVID-19 зарарлану очракларының яңа очрак ачыкланды, Бөгелмәдә яңа очраклар юк

Татарстан буенча узган тәүлектә 61 коронавирус йогышы белән авыручы ачыкланган.

20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 41 амбулатор юл белән дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формалары күзәтелә.

Авыру йоктыручылар арасында 30дан 50 яшькә кадәрле төркем вәкилләре — 18 кеше. Икенче урында 60тан 70 яшькә кадәр булган яшь төркеме – 13 кеше, өченче урында – 18дән 30 яшькә кадәрлеләр – 12 авыру.

 

Шәһәр һәм районнарда ачыкланган: Казан – 24, Яр Чаллы – 25, Азнакай – 1, Әлки районы – 2, Балтач – 1, Югары Ослан – 1, Чүпрәле – 1, Алабуга – 1, Яшел Үзән – 1, Лаеш районы – 1, Менделеевск – 1, Тукай районы – 1, Ютазы районы – 1

 

Диагностика барышында Татарстанда “Covid-19” авыруы барлыгы 1 980 кешедә расланган, барлыгы 843 пациент сәламәтләнеп чыккан, шул исәптән 103 е – узган тәүлектә.

 

Хөрмәтле якташлар! Әлегә чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда,  өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Өйдә тору – чирдән котылуга тиң.

Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1