Өйдәге иминлек - бик актуаль проблема. Бигрәк тә көзге-кышкы чорларда ут афәтеннән саклану мөһим.
Сергей ШАЛАМОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Мич ягып җылытыла торган өйләрдә алардан файдалану кагыйдәләрен бозу ягу сезонында бәлагә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Төтен юлларында җыелган корымга ут капса, торбаларның чатнавы ихтимал, шуңа да...
Өйдәге иминлек - бик актуаль проблема. Бигрәк тә көзге-кышкы чорларда ут афәтеннән саклану мөһим.
Сергей ШАЛАМОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Мич ягып җылытыла торган өйләрдә алардан файдалану кагыйдәләрен бозу ягу сезонында бәлагә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Төтен юлларында җыелган корымга ут капса, торбаларның чатнавы ихтимал, шуңа да аны чистартып тору зарур. Сезон башланганчы ук, чардактагы морҗаны, түбәдән өстәрәк өлешен балчык белән сылап, известька буярга, яисә акшарлап куярга кирәк, шулай эшләгәндә андагы чатнаган урыннар ачыграк күренәчәк. Мичтән җыеп алынган, сүндерелмәгән күмерне дә төзелеш-корылмалар янында калдырырга ярамый.
Ә инде электр челтәрендәге сә-бәпләр аркасында чыга торган янгыннарның күбесенә кыска ялганыш гаепле була. Аерымланмаган ике үткәргеч янәшә туры килгәндә була ул хәл. Ул урын бик тиз арада 2700 градуска кадәр кыза, очкыннар сибелә башлый, якында гына кабынып китәрлек әйбер ята икән, аңа ут кабуын көт тә тор.
Электр приборларына бәйле янгыннар чыгуны булдырмау бик актуаль санала, чөнки андый хәлләр көн дә диярлек булып тора. Приборларыгыз төзек булса, алардан файдалану кагыйдәләрен күз уңыннан ычкындырмасагыз, барысы да яхшы булачак.
Шуңа күрә дә игътибарлы булыгыз, үзегез чыгып киткәндә эшләп торган приборлар калдырмагыз. Бер үк розеткага токтан эшли торган берничә җиһазны берьюлы тоташтырмагыз. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында исегездән чыгармагыз. Чөнки һәрбер прибор иртәме-соңмы ватыла, бу исә сездән һәрчак уяулык сорый дигән сүз. Төннәрен, яисә көндез өйдән чыгып киткәндә шнурларны розеткалардан алып куярга гадәтләнегез.