Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Котлыйбыз!

Барлык прокуратура хезмәткәрләрен һәм орган ветераннарын һөнәри бәйрәм - Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйбыз. 2018 елда Россия прокуратурасы оешуына 296 ел тулуны билгеләп үтә. Прокуратура органнары гомер-бакый Россиядә законлылыкны саклау белән шөгыльләнгән, дәүләтнең төп таянычы булып саналган. Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри вазифаларын һәрвакыт намус белән башкарганнар, башкаралар, Ватанга...

Барлык прокуратура хезмәткәрләрен һәм орган ветераннарын һөнәри бәйрәм - Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйбыз.

2018 елда Россия прокуратурасы оешуына 296 ел тулуны билгеләп үтә. Прокуратура органнары гомер-бакый Россиядә законлылыкны саклау белән шөгыльләнгән, дәүләтнең төп таянычы булып саналган. Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри вазифаларын һәрвакыт намус белән башкарганнар, башкаралар, Ватанга һәм халыкка фидакарь хезмәт иткәннәр, итәләр.

Гомерләрен органнарда хезмәт итүгә багышлаган, берничә буын дәвамында үз эшенең осталарын - профессионаллар тәрбияләүгә багышлаган прокуратура ветераннарына аерып рәхмәт әйтәсе килә.

Без һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге телибез. Гаиләләрегез имин булсын, шатлыкларыгыз артсын!

В. КУЗЬМИН,

шәһәр прокуроры,

өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса