“Кошларга ярдәм итик!”
Әйдә,дуслар,бергә җимнәр салыйк кошларга. Азык булса,җинел булыр бар кошларга кышларга.
Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта.Еш кына буран була,салкын җил исә.Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез.Без балалар бакчасында “Күбәләк” төркемендә балалар белән: “Кыш көне нинди кошлар бездә кала?”, “ Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?”, “Кешеләр кошларга салкын кышны үткәрергә ничек булышалар? әнгәмәләр үткәрдек; “Кошлар җимлеккә килгән”, “Нинди кош очып килде?” рәсемнәрне карадык; җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләштек.Балалар белән сүзле- хәрәкәтле уенны “Килегез,кил,кошкайлар” өйрәндек; “Җимлек янында”дигән күмәк эшбалалар белән ясадык һәм “Бездә кышлаучы кошлар” дигән күргәзмә оештырдык. Аннары “Кошлар ашханәсе” дигән бәйге үткәрдек.Бәйгедә балалар әти-әниләре белән,шулай ук әби-бабайлар да катнашты.Бу бәйгенең төп максаты- балаларның кошлар турында белемнәрен баету,балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү,өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү. Безнең балалар әти-әниләре белән җимлек ясап кына калмадылар,алар һәр көн кошларга азык та салып торалар.Саф һавага чыккач та,без балалр белән кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз һәм һәр вакыт шундый кагыйдә кабатлыйбыз: әгәр кошларны күзәтәсең килсә,үзеңне тыныч тот,кычкырып сөйләшмә,якын килмә.
Җимлек ясап бирде миңа
Әти белән бабай,
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар,
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Сәлимова Р.Р.,Идрисова Ю.
37 нче “Чишмәкәй бакчасының татар төркеме тәрбиячеләре.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа