Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Корбан Бердыев: «Локомотив» – чемпионатның лаеклы лидеры

«Рубин» Россия чемпионатының 19 нчы тур уенына әзерләнә. (Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының 19 нчы тур уенына әзерләнә. 2 декабрьдә Казан футболчыларын Мәскәүдә чемпионат лидеры - «Локомотив» командасына каршы уен көтә. «Рубин» футболчылары бүген клубның үз базасында ачык күнегүләр уздырды, ә команданың баш тренеры...

«Рубин» Россия чемпионатының 19 нчы тур уенына әзерләнә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының 19 нчы тур уенына әзерләнә. 2 декабрьдә Казан футболчыларын Мәскәүдә чемпионат лидеры - «Локомотив» командасына каршы уен көтә.

«Рубин» футболчылары бүген клубның үз базасында ачык күнегүләр уздырды, ә команданың баш тренеры Корбан Бердыев каләм әһелләре белән аралашты. Баш тренер сүзләренчә, һава торышына һәм соңгы нәтиҗәләргә бәйле рәвештә күнегүләр процессына үзгәрешләр кертелмәгән.

«Берни дә үзгәрмәде. Шулай ук әзерләнәбез», - диде Корбан Бердыев.

Әлеге ике көндәш Россия чемпионатының 5 нче турында Казанда 1:1 исәбенә уйнаган һәм 9 августтагы ул матчта «Локомотив» исәпне соңгы минутта гына тигезләгән иде.

«Ул вакыттан соң «Локомотив» сизелерлек үзгәрде. Җитәрлек дәрәҗәдә осталыкка ия һәм индивидуаль яктан көчле уенчылардан торган һөҗүмдәге төркем сакны җимерергә сәләтле. Шуңа да аларның һөҗүмдә ышаныч пәйда булды. Уен кырындагы хәлне бер төрле аңлаган футболчылардан торган әлеге командага каршы торуы кыен. «Локомотив»ның һөҗүмдәге уенчыларының техник дәрәҗәсе - премьер-лигадагы иң көчлеләрнең берсе», - ди Бердыев.

Баш тренер сүзләренчә, һава торышының уңайсыз булуы бер командага да өстенлек бирми.

«Без бер үк төрле шартларда, - ди Корбан Бердыев. - Ә декабрьдәге матчларга килгәндә, мин андый уеннар яклы түгел. Әле - 5 градуста уйнап булса, минус 10-15 градуста инде туп тибү футбол түгел. Шуңа да оештыручылар алга таба календарьне Россия һава шартларын истә тотып төзесен иде».

Россия чемпионатының 18 турыннан соң «Локомотив» 39 очко белән - беренче, 20 очкосы булган «Рубин» 12 нче баскычта.

«Локомотив» - Россия чемпионатының лаеклы, шактый ышанычлы уйнаучы лидеры. Һәм ул азакка кадәр уйнаучы командаларның берсе», - ди Корбан Бердыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса