Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Корал – җитди нәрсә

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Александр Потапов барлыгы 200дән артык кеше эшли торган скважиналар эксплуатацияләүнең яңа технологияләре фәнни-җитештерү җәмгыяте (НПО НТЭС) хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашу алдыннан предприятие директоры эчке эшләр органнары вәкилләрен (ә алар арасында ТР Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы А. Иванов, бүлек...

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Александр Потапов барлыгы 200дән артык кеше эшли торган скважиналар эксплуатацияләүнең яңа технологияләре фәнни-җитештерү җәмгыяте (НПО НТЭС) хезмәт коллективы белән очрашты.

Очрашу алдыннан предприятие директоры эчке эшләр органнары вәкилләрен (ә алар арасында ТР Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы А. Иванов, бүлек начальнигы урынбасары А. Канищев та бар иделәр) цехлар буенча йөртеп, экскурсия уздырды, сүз уңаеннан җәмгыять хезмәткәрләренең күп еллар дәвамында тотрыклы рәвештә югары хезмәт хакы алып эшләүләрен әйтеп узды.

Цехларның берсендә полиция подполковнигы А. Потапов Бөгелмә полицейскийларының узган елдагы эшчәнлеге хакында мәгълүмат җиткерде. Атап әйткәндә, җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе күрсәткеченең республикада 52,2 процент булса, бездә 61 процент тәшкил итүен, кешеләргә мөнәсәбәттә кылына торган җинаятьләрне профилактикалау, коррупциягә, террорчылыкка, экстремизмга каршы тору юнәлешендә алып барыла торган эшчәнлекнең аерым контрольдә тотылуын билгеләп үтте.

А. Потапов халык арасында аерым кулларда булган коралларны теркәү мәсьәләсенә җентекләбрәк тукталды. Хәзер кешеләрдә, бигрәк тә шәһәр халкы арасында, аеруча аучыларда бер түгел, берничә төрле утлы корал тотуга омтылыш барлыгы билгеле. Начальник вазифаларын башкаручы мондый үрнәккә иярмәскә өндәде. Узган ел бөгелмәләрдән берәүнең ау коралын тиешсез очракта ату өчен кулланганлыгы аның мөрәҗәгатенең никадәр урынлы булуын дәлилли. Корал кулланучыга карата җинаять эше кузгатылган.

Эчке эшләр бүлеге вәкилләренең чыгышларын тыңлагач, җыелган хезмәтчәннәр бүлек җитәкчесенә сораулар бирделәр. Аларның күпчелеген юл хәрәкәте куркынысызлыгы темасына кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса