Контракт буенча хәрби хезмәткә
18 сентябрь көнне Россия Федерациясенең Кораллы көчләре хәрби частьларында контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә гражданнарны сайлау юнәлешендә билгеләнгән бурычны тормышка ашыру максатларыннан һәм 2013 - 2014 уку елларында гражданнарны хәрби-учет белгечлекләренә әзерләү темасына багышлап, ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариатында җирле матбугат чаралары вәкилләре катнашында пресс-конференция үтте. Аның...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Россия Федерациясенең Кораллы көчләрен контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр белән комплектацияләү Федераль программасына бәйле рәвештә, район хәрби комиссариаты гражданнарны сайлау өстендә җитди эш алып бара. 2013 ел ахырына кадәр РФ Оборона министрлыгының гаскәрләр сафы контракт буенча хезмәт итүчеләр белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Беренчел контракт 3 елга төзелә.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләге булган гражданнарга аерым таләпләр билгеләнгән: 19-40 яшьлек, белеме 9 класстан да ким булмаска, сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраклы булырга, һөнәри һәм психологик сайлап алу үтәргә, физик әзерлектә минималь норматив нәтиҗәләре таләпләренә җавап бирергә тиеш.
Гади солдат һәм сержант буларак хезмәт итүчеләрнең акча белән тәэмин ителешләре аена - 18 000 мең сумнан алып. Барлык өстәмә түләүләр, хезмәт итү еллары, вазифа, һөнәри осталык дәрәҗәсе, региональ коэффициент һәм индексацияләрне истә тотып, хезмәт хакы күтәрелә барачак. Шулай ук, әлеге гражданнар хәрби хезмәт чорында торак биналар, тулай торак белән тәэмин ителәләр яки торак өчен акчалата компенсация алырга хокуклы булалар.
Ә 20 ел, кайбер очракларда 10 ел хезмәт итүчеләр даими торак биналар ала ала. Шулай ук ипотеканы кулланып, бушлай шәхси торакка ия булу мөмкинлеге дә каралган. Хезмәт итү дәверендә белем бирү учреждениеләрендә уку, хезмәттән азат ителгән очракта, дәүләт белем бирү йортларына өстенлекле керү хокукы, хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай каралулары, азык-төлек һәм кием-салым, бушлай юл йөрү белән тәэмин ителеш гарантияләнә.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 18 сентябрьгә кадәр контракт нигезендә хәрби хезмәт үтәргә 26 бөгелмәле җибәрелгән. Тагын 5 кеше РФ Оборона министрлыгыннан боерык көтә һәм контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш - 12.00-13.00) Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариа-
тының 10 нчы кабинетына мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефоннар: 6-91-42, 6-84-62.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа