Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

КӨЧЛЕ ҖИЛ ЙӨК МАШИНАСЫН АУДАРГАН (ВИДЕО)

Гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасында «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында булган.

Татарстанда көчле җил йөк автомобилен аздан гына күпердән «этеп» төшермәгән. Шул хактагы видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

 

Кадрлардан күренгәнчә, «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында фураның тагылмасы яны белән ауган һәм күпер коймасында эленеп калган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге гадәттән тыш хәлгә давыл сәбәпче булган.

  • Бераз соңрак шәһәрнең төрле почмакларында машиналар һәм юлга агачлар авуы хакында мәгълүмат чыкты. Моннан тыш, Яшел Үзәндә давыл реклама тактасын куптарып аткан.


 

Фото: скриншот видео из соцсетей

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса