Көнкүрештә кулланыла торган химик препаратлар, аэрозоль баллоннары, уңайлы булу белән бергә, кеше өчен куркыныч чыганагы да булып торалар.
Гөлчирә ӘБҮЗӘРОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.
Бүгенге көндә тормышыбыз андый препаратлар белән нык бәйләнгән инде, аларны без адым саен кулланабыз: кер юганда да, кием чистартканда да, өй җыештырганда да, савыт-саба юганда да, ванна-унитазларны чистартканда да, чебен-черки үтергәндә дә, ремонт эшләре башкарганда да, әйбер ябыштырганда да һәм башка бик күп очракларда. Алар зыян китермәсен дисәк, файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Аэрозоль баллоннардагы препаратларны кулланганда саклану чаралары аларның төзелешенә бәйле. Баллоннар алюминнан, пыя-ладан эшләнгән була. Басым астындагы ул сыекчалар күп очракта тиз кабынып китүчән була. Шуңа күрә дә аларны ут чыганагына якын китерергә, сиптерергә, хәтта кулланып бетергәч тә савытын ачарга, урамда, урманда һәм бала-чагалар табып алырдай башка урыннарда калдырырга ярамый. Баллон белән эшләгәндә тәмәке тартырга, аларны утлы җирдә сиптерергә шулай ук ярамый.
Көнкүреш препаратларын кулланганда иминлекне тәэмин итү өчен тагын берничә кагыйдәне истә тоту зарур:
- препаратларны инструкция күрсәтмәләрендә әйтелгән максатларда гына кулланырга кирәк;
- кибеттән сатып алынган, этикеткалары урынында булган препаратларны гына кулланыгыз;
- аэрозоль банкасына кинәт ут каба калса, тыгыз тукыма белән тиз генә томалагыз, ут сүнүгә, препаратны тышка чыгарыгыз;
- препарат белән эшләгәннән соң бүлмәне җилләтегез.
Истә тотыгыз: хәтта бушаган аэрозоль савытын чүп чиләгенә салганнан соң да аның шартлау, зыян китерү куркынычы кала.
Тагын бер киңәш: өйдә көнкүреш химиясе препаратларын күпләп тотарга тырышмагыз. Бу бигрәк тә агулы һәм тиз кабынып китә торганнарына кагыла. Андыйларын кирәк очракларда бер кулланганда ук бетерерлек итеп кенә ала торган булыгыз.