Кискен проблема
Мичләрнең төзексезлегенә, яисә аңа бәйле башка сәбәпләр аркасында янгын чыгу очракларының иң ешайган чоры көзге, кышкы ягу сезонына туры килә. Мичләрнең һәм төтен юлларының дөрес урнашмаган булуы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү бәлагә китерә торган сәбәпләр арасында беренче урында тора. Мичнең төзеклеген карап, тәртипкә китереп тормау ут чыгу куркынычын тагын...
Мичләрнең төзексезлегенә, яисә аңа бәйле башка сәбәпләр аркасында янгын чыгу очракларының иң ешайган чоры көзге, кышкы ягу сезонына туры килә.
Мичләрнең һәм төтен юлларының дөрес урнашмаган булуы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү бәлагә китерә торган сәбәпләр арасында беренче урында тора. Мичнең төзеклеген карап, тәртипкә китереп тормау ут чыгу куркынычын тагын да арттыра.
Мичкә ягып җибәрү өчен бензин, керосин кебек тиз кабынып китүчән сыекчалар куллану, мичләрнең артык кызып китүе, мич эче озынлыгыннан озынрак булган утын пүләннәре ягу - менә нәрсәләр аеруча куркыныч тудыра.
Әлеге проблемалардан котылу өчен төтен юлларын корымнан чистартып торырга, мичнең кыза торган өлешләренә якын җирләрдә тиз кабынып китүчән әйберләрне алып, өслекләрне тикшереп әледән-әле тикшерергә, агач конструкцияләрне изоляцияләргә кирәк. Янып торган мичне караучысыз калдырырга да ярамый.
Проблема бик кискен тора. Сәламәтлек һәм гомер - болар ваемсыз караш белән генә тәэмин ителә торган нәрсәләр түгел, ә аеруча югары бәһале кыйммәтләр.
Марат ӘСӘНОВ,
Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа