Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Кирәкле телефон номерларын истә тот

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Һич тә уйламаган җирдән синең белән ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыгарга, криминаль хәлгә юлыгырга яки исә сәламәтлеккә кагылышлы вакыйгага тап булырга мөмкин. Шуңа күрә, һәркем өчен дә бу телефон номерларын белеп тору мәҗбүри. Нәрсә килеп чыгуына һәм нинди ярдәм таләп ителүенә карамастан, га­дәттән тыш...

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Һич тә уйламаган җирдән синең белән ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыгарга, криминаль хәлгә юлыгырга яки исә сәламәтлеккә кагылышлы вакыйгага тап булырга мөмкин. Шуңа күрә, һәркем өчен дә бу телефон номерларын белеп тору мәҗбүри.

Нәрсә килеп чыгуына һәм нинди ярдәм таләп ителүенә карамастан, га­дәттән тыш хәлләр булганда, әлеге номерга шылтыраткан мәгълүмат санаулы секундлар эчендә оператив хезмәткәрләргә барып ирешә, хәтта телефоныгызда акча, яисә сим-картагыз булмаганда да шылтырату мөмкинлеге бар. Номерны шулай ук милли һәм дини сәбәпләр аркасында килеп чык­кан бәхәсләр турында хәбәр итәр өчен дә кулланырга була.

 

Ашыгыч ярдәм хезмәтенә шәһәр телефоннарыннан шылтырату:

01 - янгын хезмәте һәм коткаручылар
02 - полиция хезмәте
03 - ашыгыч ярдәм
04 - горгаз хезмәте

 

Әлеге хезмәтләрне чакыру өчен телефоннар барлык РФ төбәкләренә кагыла.

МТС, Мегафон һәм Теле2 номерыннан ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру:
010 - янгын хезмәтен һәм коткаручыларны чакыру
020 - полиция хезмәтен чакыру
030 - ашыгыч ярдәм чакыру
040 - авария газ хезмәтен чакыру

 

Билайн телефоннарыннан ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру
001 - янгын хезмәтен һәм коткаручыларны чакыру
002 - полиция хезмәтен чакыру
003 - ашыгыч ярдәм чакыру
004 - авария газ хезмәтен чакыру

 

Махсус хезмәтләрне ашыгыч төстә чакыру өчен, шулай ук, 112 номеры эшли.

112 номерына ашыгыч чакыру мөмкин:

- сезнең исәптә акча булмаганда;
- SIM-картагыз эшләмәгәндә;
- телефонда SIM-карта булмаган очракта
- телефон клавиатурасы эшләмәгәндә.

 

112гә кәрәзле яки стационар телефоннардан тәүлек әйләнәсенә һәм бушлай шылтыратырга мөмкин (шул исәптән җәмәгать таксофоннарыннан да).

Ашыгыч рәвештә ярдәм чакыру зарурилыгы килеп чыккан очракта, түбәндәгеләрне белү кирәк:

• Шылтыраткач, операторның җавабын көтәргә. Аны нинди генә очракта да өзмәгез һәм икенче кат шылтыратмагыз. Сезнең һәрбер шылтыратуыгыз яңа буларак кабул ителә һәм шылтыратуларның чираты автомат рәвештә ахырга күчеп бара.

• Оператор җавап биргәндә, үзегез белән таныштырыгыз, нәрсә булганын кыска һәм анык итеп аңлатыгыз, тынычлыкны саклагыз һәм төгәл итеп сөйләгез.

• Ашыгыч ярдәм кирәк булган ва­кыйганың ничек килеп чыгуын һәм урынын күрсәтегез.

• Әгәр сез сорауның ни хакында барганын аңламасагыз, түземлегегезне югалтмагыз һәм ачуланмагыз, кичектергесез хезмәт диспетчеры киңәшен үтәгез.

• Әгәр килеп туган вакыйга бик тиз хәл итүне таләп итсә, бу чакта ярдәм ашыгыч рәвештә җибәреләчәк, ул әле юлда булганда, оператор Сезнең хактагы мәгълүматны сорашырга мөмкин.

• Оператор әңгәмә тәмам дип әйтмәгән килеш, трубканы куймагыз.

• Сөйләшү тәмамланганнан соң, үзегез шылтыраткан телефон линиясен тоткарламагыз, чөнки операторга Сезнең белән элемтәгә керергә кирәк булырга мөмкин.

• Вакыйга булган урында хәл үзгәргән очракта, 112 номеры буенча тагын бер кат шылтыратыгыз һәм бу хакта хәбәр итегез.

• Әгәр Сез ялгышлык белән шылтыраткан икәнсез, операторга барысы да яхшы булуын әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса