Киләчәккә – яңа планнар белән
“ТНГ-Групп” җәмгыятенә багышланган сәхифә.
Нефть сәнәгате өчен сервис хезмәте күрсәтү базарында эшчәнлек алып баручы “ТНГ-Геосейс” ҖЧҖ “ВСП-Сервис” геофизик экспедициясе үзенең позициясенең нык һәм төпле булуын тулысынча исбатлады. Шулай да коллектив ирешелгәннәрдә туктап калырга уйламый. Алдагы планнарда – җитештерү географиясен һәм эшчәнлекне киңәйтү, яңа эш методлары куллану.
Предприятиенең яшәеше һәм планнары турында “ВСП-Сервис” экспедициясе җитәкчесе Ринат ВИЛДАНОВ сөйләде.
– Ринат Вәкилович, сезнең коллектив тарихының нигез башы кайчан башланган? Предприятиенең барлыкка килүе, үсеше ничек бара?
– “ВСП-Сервис” геофизик экспедициясе сейсморазведканың ярдәмче ысулы һәм вертикаль сейсмик профильләүнең мөстәкыйль алымы санала. Аның барлыкка килүенә 50 ел тирәсе. Әлеге ысул бездә генә түгел, бөтен илдә киң кулланыла. Безнең җәмгыятьтә ул башта отряд буларак барлыкка килә, соңрак – сейсмокаротаж партиясе, аннан тәҗрибә-җитештерү геофизик экспедициясе буларак эшли. Үзгәртеп корулардан соң, без, “ТНГ-Геосейс” җәмгыяте составына кереп, “ВСП-Сервис” геофизик экспедициясе дип атала башладык. Эш географиясенә килгәндә, элек Татарстан күләмендә генә эшләсәк, соңрак Оренбург, Самара өлкәләренә үтеп кердек, хәзер инде көнбатыш, көнчыгыш Себер, Якутия, Сахалин, Коми, Таймыр, Үзбәкстан, Казахстан территорияләрендә хезмәт күрсәтәбез.
– Экспедициянең уңышлы эшен нинди факторлар тәэмин итә?
– Төп рольне аның хезмәткәрләре, аппаратура һәм хезмәтне саклау – җитештерү куркынычсызлыгы башкара дип әйтер идем. Чыннан да, предприятиенең төп таянычы – аның хезмәткәрләре. Бүгенге көндә оешмабызда 100дән артык белгеч көч куя. Коллектив, үз хезмәтенең нәтиҗәсе яхшы булсын дип, кызыксынып эшләүче бердәм профессионаллар командасыннан гыйбарәт. Эшкә җаваплы караш җәмгыятькә киләчәккә ышаныч белән карарга, перспективалы проектлар әзерләргә һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Ихтирам йөзеннән, чын күңелемнән хөрмәтле хезмәткәрләребезнең кайберләрен исемләп атап үтәсем килә: Владислав Мишин – отряд начальнигы, Андрей Кунакбаев – УВСС машинисты, Юрий Зеленюк, Вячеслав Петров – бораулаучылар, Андрей Артамонов, Юрий Мишин – машина йөртүчеләр, Вячеслав Попов, Александр Сыркин – шартлатучылар, Александр Янкин – күтәргеч машинисты һәм башкалар. Әгәр дә коллективның үз-үзенә ышанычы булмаса, мөгаен, предприятие елдан-ел хезмәт географиясен киңәйтә барып, уңышлы эшли алмас иде.
– Якын киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
– Билгеле инде, яхшы белгечләрне, хезмәткәрләрне югалтмау, яхшы хезмәт хакы алу, күңелле яшәү һәм эшләү өчен зур күләмле эшләр башкарасы килә – бүгенге көндә максатыбыз нәкъ шул. Моның өчен яхшы җиһазлар, заманча аппаратура һәм бай чыганаклар кирәк. Без дә бер урында тормыйбыз, камилләшәбез. Тагын шундый хыялыбыз бар – экстремаль шартларда эшли торган аппаратуралар алу һәм барлык тендорларда да катнашу. Шулай ук яңа төрдәге тикшерү алымы белән эшләү теләге белән янабыз. Үткән ел дулкыннарны ярсыта торган пневматик прибор – йөзә торган бораулау платформаларында эшләү өчен җайланма алдык. Хәзер бу ысулны йөрәнәбез, сынаулар үткәрәбез. Бүгенгесе көндә диңгездә эшли торган проект көтәбез – “НЮТЕК Сервисез” бораулау компаниясе белән сөйләшүләр алып барабыз. Тиздән безнең өчен яңа булган проектны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм.
– Әйе, кешене хезмәт бизи дип, юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Әңгәмә ахырында шәхсән сезнең үзегезгә һәм “ВСП-Сервис” геофизик экспедициясенең барлык данлыклы коллективына уңышлар һәм тотрыклылык телисе килә. Нәкъ менә алар алга китешнең төп нигезе, ләбаса!
Автор фотосы.
Фотода: Сулдан – уңга: Чуриков Дмитрий – партия начальнигы, Александр Янкин – күтәргеч машинисты, Андрей Кунакбаев – УВСС машинисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа