Кием буенча каршы алалар
“Бөгелмә” кунакханәсендә бүген ремонт эшләре бара.
Бөгелмәгә килгән кунакларда шәһәр турында яхшы мөнәсәбәт тудыруда һичшиксез, кунакханәнең дә роле зур. Төзек булмаган, визуаль яктан ышаныч тудырмаган бинага килеп керүгә, якты йөз белән каршы алу ярдәм итмәскә дә мөмкин.

“Бөгелмә” кунакханәсендә керү өлеше тулысынча төзекләндерелә, ресепшен өлешендә эшләр алып барыла һәм лифтлар алыштырыла. Иң мөһим һәм зур эшләрнең берсе – түбә ябу катламы тулысынча алыштырыла. Нәкъ шул төр эшләр бүгенге көндә кунакханә өчен иң мөһимнәре булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia