Кичәге мәгълүматлар белән чагыштырганда, Татарстанда “COVID -19” белән авыручылар саны бүген кимегән
Барлык очраклар да – элемтәдә булу нәтиҗәсе
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 54 яңа “COVID-19” очрагы расланган, 20 кеше хастаханәгә салынган, 34е җиңел яки симптомсыз формада дәвалана.
Алар:
18 яшькәчә - 5
18 яшьтән 30 яшькәчә - 4
30 яшьтән 50 яшькәчә - 21
50 яшьтән 60 яшькәчә - 14
60 яшьтән 70 яшькәчә - 6
70 яшьтән 80 яшькәчә- 4 кеше
Казанда – 39, Яр Чаллыда – 3, Әтнә районында – 4, Буа районында – 1, Яшел Үзәндә – 1, Лаешта – 2, Түбән Камада – 2, Питрәчтә – 2
Барлыгы 27 майга (арту буенча) Татарстанда 2 966 “COVID-19” очрагы теркәлгән.
Тәүлек эчендә 134 кеше савыккан
Үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен игътибар белән үтәгез, өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз! Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа